Рөстәм Шәмеев Татарстан Республикасында академик фән үзәген төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Татарстан Республикасында академик фән үзәген төзү мәсьәләсе буенча ВКС режимында киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә Казанның Идел буе районында урнашкан фәнни үзәк төзү өчен җир кишәрлеген үзләштерү буенча әзерлек чаралары турында фикер алыштылар. Объект төзелеше 2024 елның өченче кварталына планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда заманча академик фән үзәген булдыру идеясе беренче тапкыр 2020 елда Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International