Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев һәм Росреестрның ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләренең элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау динамикасы түбән булган районнарда алып барылган эшләр турындагы хисабы тыңланды. Сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр - күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара.
Бүгенге көндә элек исәпкә алынган 386 мең күчемсез милек объектына карата чаралар үткәрелде, 320 мең күчемсез милек объектына карата эш алып барырга кала.
Фикер алышу барышында җирле үзидарә органнарына ЕГРНга хокук ияләре турында мәгълүмат кертү һәм әлеге эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау буенча тәкъдимнәр бирелде.