Кайбыч районында яңа ФАП ачылды

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы Моралы авылында заманча фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.

Заманча техник җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйгага әверелде. ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Мурали авылында фельдшер Фәридә Сибгатова 340 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 39ы – 17 яшькә кадәргеләр, 176ы - эшкә яраклы яшьтәгеләр, 125е - пенсионерлар.

Фәридә Сибгатова Татарстан Республикасы Рәисенә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Кайбыч РҮХ баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, Муралы авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинга һәм төзүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен яхшы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International