Фәнил Әһлиуллин "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Яңа уку елы алдыннан Олы Кайбыч авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион хәйрия акциясе узды. Беренче сыйныф укучылары, күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләреннән балалар, мобилизацияләнгәннәрнең балалары «Дубрава» паркында җыелды.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин мәктәп укучыларына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров шулай ук яшь дусларны сөендерделәр.

Акциягә шулай ук полиция бүлеге начальнигы подполковник Альберт Шакиров, Кайбыч РУЭС начальнигы Игорь Канашов кушылды.

Шул ук көнне Зур Кайбычта Фәнил Аглиуллин укытучыларның август конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International