Фондта районнар белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үтте

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Фондны тулыландыру эшләрен алып бару сәбәпле районнардан материаллар соралган иде. Күбесе эшне тулысынча башкарды, әмма Биектау районы материалларны барлык җирлекләр буенча да тапшырып бетермәде. Тагын 4 район – Түбән Кама, Апас, Алабуга, Яшел Үзән – имзаланган актларны кире кайтармады.

Киңәшмәдә генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләүгә төзелгән килешүләр буенча мәгълүмат тапшыру кирәклеген билгеләделәр. Килешү буенча эшләр башкарылмаган очракта, районнарга әлеге килешүләрне гамәлдән чыгару яисә эшләрне тизләйтү вариантлары тәкъдим ителде.

ПЗЗ проектларын тәмамлау өчен түбәндәге районнарга ТИЗ арада ПЗЗ пректларын раслау турында Карар чыгару өчен сессия билгеләү кирәк:

Актаныш районы – Актаныш авыл җирлеге;

Әлмәт районы – Рус Акташы авыл җирлеге;

Буа районы – Бик-Үти авыл җирлеге.

Аралашу барышында урман бистәләре чикләрен билгеләү һәм урман комиссияләрен үткәрү темалары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International