Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районы укучыларын Белем көне белән котлады һәм ачык дәрес үткәрде

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районының Кече Меми һәм Олы Кайбыч авылларында тантаналы линейкада катнашты.

Кече Мәми мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Фәнил Әһлиуллин укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады. Шәхсән үзе укучыларга тырышып укырга, тормышта үз урынын табарга, күңеленә хуш килгән һөнәр сайларга теләде. Моннан тыш, белем бирү һәм балаларны тәрбияләү өстендә армый-талмый эшләүче укытучыларга рәхмәт белдерде. Ведомство башлыгы шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән беренче сыйныф укучыларына китаплар тапшырды.

«Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры 11 сыйныф укучылары өчен «Дәүләт милке белән идарә итү – Дәүләт икътисадый сәясәтенең мөһим элементы» темасына Олы Кайбыч мәктәбендә дәрес үткәрде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге мисалында Фәнил Әһлиуллин укучыларга дәүләт милке нәрсә ул, ни өчен ул кирәк һәм дәүләт аны ничек идарә итә икәне турында кыскача сөйләде. "Дәүләт милке хуҗасы вәкиле буларак, министрлык аның саклануын, табышлылыгын һәм нәтиҗәле файдалануын тәэмин итә", - диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү күпкырлы, катлаулы юнәлеш һәм аны үзләштерү өчен икътисадта, юриспруденциядә яхшы белем һәм җитәрлек дәрәҗәдә эрудиция кирәк.

Үз чыгышын тәмамлап, Фәнил Әһлиуллин укучыларга үз-үзләренә ышанырга,  үз-үзләрен үстерүгә күбрәк вакыт багышларга һәм, әлбәттә, яхшы укырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International