2023 елның 31 августына Татарстан бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 1 012,53 млн сум тәшкил итә. Республика алдындагы бюджет йөкләмәсе 187,15 % % ка үтәлгән.
Шул исәптән, статьялар буенча республика бюджетына кергән:
милекне арендалаудан - 171,30 млн сум (план 79,7 %ка үтәлгән);
җирне арендалаудан - 140,35 млн сум (план 173,4%ка үтәлгән);
сервитуттан - 19,91 млн сум (план 663,6%ка үтәлгән);
милекне сатудан - 50,64 млн. сум (план 168,1%ка үтәлгән);
җир кишәрлекләрен сатудан - 4,35 млн сум;
ышаныч идарәсеннән - 42,84 млн. сум. (план 112,8%ка үтәлгән);
дивидендлар - 564,42 млн. сум (план 582,4 %ка үтәлгән);
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше 18,6 млн сум (план 24,2%ка үтәлгән);
башка керемнәрдән - 0,08 млн сум.