Бүген Министрлык хезмәткәрләре «Россия — минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә" мультимедиа күргәзмәсендә булдылар. Ул «Казан ярминкәсе» тарихи паркы территориясендә уза. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фото һәм видеоматериаллар татар халкының күренекле вәкилләренең ил үсешенә керткән өлеше турында сөйли.
Экспозиция дәүләт хезмәтендә, әдәбиятта, фәлсәфәдә һәм иҗтимагый фикердә зур уңышларга ирешкән атаклы дворян нәселләре вәкилләре: Виктор Кочубей, Гавриил Державин, Алексей Аракчеев, Феликс Йосыпов, 1812 елгы Ватан сугышыннан алып Сүриядәге хәрби операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәрге сугыш чоры геройлары, күренекле эшмәкәрләр, медицина, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать белән таныштыра.
Күргәзмәнең эчтәлеге өч чорны үз эченә ала: XIV гасыр-XX гасыр башы, 1930-1989 еллар, 1995 елдан хәзерге вакытка кадәр.