Бүген, 2013 елның 6 сентябрендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча 01.01.2013 - 06.09.2013 чорында җир кишәрлекләрен арендалаган өчен:
консолидацияләгән бюджетка – 88,437 миллион сум, шул исәптән узган атнада – 1,426 миллион сум;
республика бюджетына – 22,028 милион сум, шул исәптән узган атнада 0,645 миллион сум күләмендә табыш керде.