2023 елның 20 сентябренә кадәр яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эше буенча хезмәткәрләр арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга конкурс дәвам итә.
Катнашырга мөмкин:
- Яшь белгечләр;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;
- Җәмәгать оешмалары активистлары;
- Яшьләр - Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучылар.
Бу конкурсның өстенлеге шунда ки, гаиләле булмаган яшьләр дә ташламалы шартларда үз торакларын сатып ала ала.
Күбрәк мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин:
#ЖильёМолодымРТ