Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Матди тәэмин итү идарәсендә учреждение директоры Равиз Хәбибуллин рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Комиссия идарә хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барылган планлы эш белән таныштырды.

Утырыш барышында шулай ук Матди тәэмин итү идарәсе контрагентларын мәҗбүри тикшерү турындагы нигезләмә каралды һәм килештерелде, ул кече сатып алулар буенча килешүләр төзегәндә һәм үтәгәндә салым һәм коррупция куркынычларын киметү максатында контрагентларны тикшерү тәртибен, срокларын регламентташтыра.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә килешүләр төзегәндә нигезләмәне раслау турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International