Бүген Министрлыкта ТР Нотариаль палатасы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән берлектә вариссыз калган мөлкәт хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге мәсьәләләр күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча 518-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә чаралар үткәрү барышында барлыкка килде.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов җирле үзидарә органнарында туган сорауларны җиткерде: вариссыз калган мөлкәтне рәсмиләштерү өчен нинди документлар нигез булып тора, хуҗалык китабыннан өземтә нигезендә вариссыз калган мөлкәтне рәсмиләштерергә мөмкинме, вариссыз калган мөлкәтне рәсмиләштерү өчен җирле үзидарә органы нинди документлар пакетын бирергә тиеш һ. б.
Әлеге сорауларга җавапларны ТР Нотариаль палатасы җирле үзидарә органнарына җиткерү өчен әзерләячәк.