Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү буенча эшләр дәвам итә

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге көндә Татарстанның 608 муниципаль берәмлегенә кергән 3 119 торак пункттан 2 368 чик кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 86 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 314 торак пункт чиген кадастр хисабына куюны тәэмин итәчәк.

Тагын 34 муниципаль район буенча торак пункт чикләрен районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән билгеләү эшләре дәвам митә (400дән артык торак пунктны үз эченә кертүче 207 авыл җирлеге).

Территориаль зоналар буенча ЕГРНга 12 701 чиктән 6 215 кертелгән. Шулай ук бүгенге көндә 228 җирлекнең җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре эшләнелеп килә, тагын 494 җирлекнең кагыйдәләре чиратта тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International