Бүген Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышын уздырды. Уртак чара барышында комиссия һәм Иҗтимагый советның уртак компетенциясенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды:
- Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең, шулай ук Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва итүчеләрнең Россия Федераль салым хезмәтенең «ЕГРЮЛ», «ЕГРИП» мәгълүмат базаларын кулланып эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу таләпләрен үтәүне тикшерү турында.
- Татарстан Республикасы милкендәге дәүләт мөлкәтенең законлылыгын, нәтиҗәлелеген һәм максатчан файдалануын тикшереп тору турында.
- Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда хакы буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдындагы бурычлар мониторингы.
-Коррупциягә каршы эш максатларында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә хакимият органнарына эксперт-консультация ярдәме оештыру турында.
- Министрлык эшчәнлеге юнәлешләре буенча иҗтимагый контроль функцияләрен гамәлгә ашыру турында.