ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, аның урынбасарлары һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү кысаларында эшлекле очрашу узды.
Чара барышында катнашучылар Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Катнашучыларга үрнәк транспорт каркасы, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы тәкъдим ителде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан мастер-план әзерләүгә күп тәкъдимнәр кертелде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар алга таба хезмәттәшлек турында килештеләр.
Эшләнү территориясе Татарстанның Казан, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш районнарын үз эченә ала. Агломерация чикләрендәге гомуми мәйданы 10 мең кв. км тәшкил итә.