Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендәге министрлыкның җитәкче составы республикага Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында килгән Дагыстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Дагыстан милке министрлыгының дәүләт милкен исәпкә алу һәм идарә итү идарәсе начальнигы Темирхан Хәлилов җитәкли.
Түгәрәк өстәл кысаларында кунакларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Кунакларда Татарстан коллегаларының Җир ресурслары белән идарә итү, аренда мөнәсәбәтләре, Дәүләт милкен исәпкә алу, эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендәге тәҗрибәсе аеруча кызыксыну уятты. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләрен Дагыстан коллегаларының җир-мөлкәт өлкәсендәге кайбер мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе кызыксындырды.
Яклар очрашуның нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр һәм киләчәктә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу турында килештеләр.