Рөстәм Шәмеев Кайбыч районында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт алды. Декада чаралары кысаларында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат йортында булды.

Рөстәм Шәмеев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән интернат йортында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. "Сезнең фидакарь хезмәтегез белән Ватаныбызның куәте барлыкка килде һәм ныгытылды, сез – коллективизм, үзара ярдәм һәм хезмәт энтузиазмы традицияләрендә формалашкан буын вәкилләре. Без бу өлешне хәтерлибез һәм кадерлибез"- диде Рөстәм Шәмеев. Котлаулардан соң министр урынбасары аларга бүләкләр тапшырды.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International