Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов булды.
Башкортостан Республикасының Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Казанга Россия белән Үзбәкстан арасында III Регионара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде.
Рөстәм Моратов Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары һәм урынбасарлары белән очрашты һәм Министрлык эшчәнлегенең юнәлешләре белән танышты.
Белешмә өчен:
Бүген «Казан Экспо»да Россия белән Үзбәкстан арасында III Регионара хезмәттәшлек форумы старт алды. Чара бизнесның 700дән артык вәкилен, Россиянең 19 төбәге һәм Үзбәкстанның 12 төбәге вәкилләрен берләштерәчәк.
Россия һәм Үзбәкстан арасында III Регионара хезмәттәшлек форумының оештыручылары булып Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.