ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә ТР Министрлар Кабинетында Министрлык вазыйфаларының төп төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе утырышы узды.
Конкурста 6 кандидат катнашты. Үткәрелгән гамәли биремнәр һәм Министрлыкның Конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмәләр нәтиҗәсендә кадрлар резервына кертүгә түбәндәгеләр билгеләнде:
Сергей Спичков.
Булат Гыймадиев.
Самат Нуруллин.