Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районында биологик чистарту корылмаларын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 14 октябре, шимбә

Татарстан Республикасының Олы Кайбыч авылында кичә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасында үзәкләштерелгән су чыгару системаларын төзү һәм реконструкцияләү (модернизацияләү) буенча региональ программаны гамәлгә ашыру программасы буенча төзелгән биологик чистарту корылмалары ачылды.

Татарстан шулай ук «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектында катнаша. Бүгенге көндә мондый объектны модернизацияләү республиканың берничә районында алып барыла, шул исәптән Олы Кайбычта да.

Объект тәүлегенә 250 кубометрга кадәр сток кабул итүгә һәм эшкәртүгә исәпләнгән. Аңа, беренче чиратта, социаль әһәмияткә ия объектлар - балалар бакчасы, мәктәп, үзәк хастаханә, электр элемтәсе төене һәм район Советы бинасы тоташтырылачак.

Тантанада шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе" ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов, шулай ук төзүчеләр һәм поселокта яшәүчеләр катнашты.

«Чистарту корылмаларын сафка бастыру - районның социаль үсешендә һәм аның экологик иминлеген тәэмин итүдә зур адым ул. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге катлаулы тышкы сәяси хәлгә карамастан, федераль һәм республика программаларына ярдәм итүне дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүне киңәйтүгә өстенлекле игътибар бирә», - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International