Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында татарстан Республикасының бәяләүчеләр Союзы җитәкчелеге, риэлторлар Гильдиясе һәм “Казанская недвижимость” журналының үзара хезмәттәшлеге турында бердәм киңәшмәче үтте. Киңәшмәдә шулай ук министрлыкның бәяләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар.
Риэлторлар Гильдиясе һәм бәяләүчеләр Союзының мәгълүмати арадашлык һәм башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүнең формалары һәм юнәлешләре турында сөйләшенде.
Киңәшмәдә кузгатылган иң төп сорауларның берсе – бәяләү эшчәнлегендә куллану өчен күчемсез милек объектлары буенча бердәм мәгълүмат базасы булдыру буенча проектны тормышка ашыру турында булды.