Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясенә кушылды һәм Лаеш районының Матюшино участок урманчылыгы территориясендә урман утыртуда катнашты. Хезмәткәрләр ылыслы агачларның токымнарын утырттылар.
Әлеге территориядә барлыгы республиканың 26 министрлыгы һәм ведомствосы катнашты.
“Урманны саклыйк” акциясе Россия Президенты кушуы буенча “Экология” милли проекты кысаларында уздырыла.