Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка ачылды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен ике көнлек стажировка ачылды. Стажировкада Чүпрәле, Балык Бистәсе, Чирмешән, Лаеш районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм Түбән Кама районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе «Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар» юнәлеше буенча катнаша.

Чараны ачу тантанасында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясады.

«Министрлыкта стажировкалар 2018 елдан бирле уздырыла һәм муниципаль берәмлекләргә методологик ярдәмнең мөһим өлеше булып тора. Бу инде исәп буенча уникенче чара. Министрлыкның стажировка мәйданчыгы кысаларында барлыгы 50 муниципаль хезмәткәр белем алган. Сезгә нәтиҗәле эш телим, сораулар бирегез, уртак тырышлык белән теләсә нинди бурычларны хәл итү юлларын табарбыз дип уйлыйм”, - диде Фәнил Әһлиуллин.

Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук практик эшчәнлек барышында барлыкка килә торган актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International