2013 елның 13 сентябре көнне Илсур Сафиуллин рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү” дәүләт программасы турында”гы сораулар каралды.
Бу сорау буенча мәгълүмат белән Министрлыкның исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Көн тәртибе сораулары буенча фикер алышуда Алексей Мамаков, Фәридә Галиева, Фәрит Сафин, Валентин Паймухин, Илсур Сафиуллин, министр урынбарлары Фәрит Мусин һәм Рөстәм Шәмиев катнаштылар.
Сорауны уртага салып сөйләшү нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү” дәүләт программасы проектын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура әгъзалары керткән тәкъдимнәр һәм кисәтмәләрне исәпкә алып эшкәртеп бетерергә дигән карар кабул ителде.