РФ Җир кодексы белән Россия Федерациясе субъектларына җир участоклары ташламалы шартларда бирелә торган затлар категорияләрен билгеләү хокукы бирелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Республикада шундый категорияләрнең берсе - күп балалы гаиләләр.
Күрсәтелгән ярдәм чарасы гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында 46 673 җир кишәрлеге гомуми өлешле милеккә бирелгән.
Күп балалы гаиләләргә ТР Җир кодексында билгеләнгән шартларны үтәгәндә җир кишәрлекләре бирелә. Мондый шартларның берсе - күп балалы гаиләнең республика территориясендә 5 ел яшәве.
Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан, республика җитәкчелеге тарафыннан, әгәр «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында» 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бер яки ике ата-ана да, бер яки ике уллыкка алучы да хәрби хезмәткәр статусына ия булса, Татарстан Республикасы территориясендә 5 ел дәвамында яшәү кирәклеге турындагы таләпне бетерү турында карар кабул ителде.
Министрлык тарафыннан мондый закон проекты эшләнде һәм хәзерге вакытта ул билгеләнгән тәртиптә ТР Дәүләт Советына кертелде.
Тагын бер ташламалы категория - Татарстанның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният кебек өлкәләрдә белгечлекләр буенча эшләүче гражданнар түләүсез файдалануга җир кишәрлекләре алырга мөмкин.
Җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану, әлеге кишәрлектә йорт төзү һәм муниципаль берәмлектә эшләү буенча алты ел узгач, граждан әлеге кишәрлекне үз милкенә түләүсез алырга мөмкин.
2023 елда закон чыгаручы Россия Федерациясе субъектларына эшче һөнәрләре һәм хезмәткәрләрнең вазыйфалары исемлеген билгеләү хокукын бирде.
Гражданнарның чираттагы ташламалы категориясе махсус хәрби операциядә катнашучылар.
Министрлык тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле рәвештә гражданнарга дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бушлай милеккә бирү очракларын күздә тоткан Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде.
Проектта җир кишәрлекләрен бер тапкыр бушлай милеккә бирү хокукына Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булганнар яки махсус хәрби операциядә катнашу барышында күрсәткән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе орденнары белән бүләкләнгәннәр ия дип билгеләнгән:
хәрбиләр;
Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән затлар;
Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм полициянең махсус исемнәренә ия булган кешеләр.