Фондта районнар белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үтте

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Видеоэлемтә буенча районнарның башкарма комитетлары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе, Росреестр идарәсе һәм Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы вәкилләре катнашты.

Фондны тулыландыру, республикада территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау сораулары буенча доклад белән ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләре генераль планнарын эшләү өчен кирәкле беренчел белешмәләрне тапшырырга тиешле районнарны санап чыгып, аерым игътибарны торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре ЕГРНга кертелмәгән генпланнар һәм ПЗЗлар эшләп чыгаруга төзелгән килешүләр буенча мәгълүмат тапшыру киркәлеге темасына бирде. 

Аерым ФГИС ТП сайтына генераль план проектлары материалларын кертү, разработчиклар белән килешүләр төзү, генераль планнар һәм ПЗЗларга актуаль таләпләр, урман бистәләре чикләрен билгеләү сораулары каралды.

Шулай ук районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр барышын да карап чыктылар, хәзерге вакытта андый ысул белән 888 торак пункт чиге ЕГРНга кертелгән.

2019 елның 28 августында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары кысаларында район башлыкларына территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларының техник биремнәрен эшләп чыгаруда Фондны да катнаштыру тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International