ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җыелма командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышларда 6 нчы урынны алды. Ярышларда 19 команда катнаша.
Министрлык командасын ярышларда Алмаз Мөбәрәков, Карен Хачатрян, Эльвира Бадыкова һәм Гөлчәчәк Гайнанова тәкъдим итте.
Гомумкоманда зачетында ТР Рәисе Администрациясе - беренче, ТР Спорт министрлыгы – икенче, ТР Хисап палатасы – өченче урынны алды.