Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 633 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 78 е аттестатларны 2013 елны алды.