9 айда республиканың җирле бюджетлары керемнәре суммасы 3 989 млн сум тәшкил итә

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетларының гомуми керемнәре 3 989 млн сум тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 123 млн сумга күбрәк.

Җирле бюджетларның мөлкәт һәм җирләрне кулланудан һәм сатудан кергән керемнәрендә иң зур өлеш җир участокларын арендалаудан кергән керемнәргә ия, күрсәтелгән керемнәр 1,85 млрд сум тәшкил иткән (гомуми керем суммасының 46%). Шул ук вакытта күрсәтелгән статья буенча еллык бюджет йөкләмәсе 78% ка үтәлгән.

Шулай ук җирләрне сатудан кергән керемнәр дә зур өлеш кертә, күрсәтелгән керемнәр 873 млн сум тәшкил итә (гомуми керем суммасының 22%). Әлеге статья буенча еллык бюджет йөкләмәсе арттырып үтәлгән.

Муниципаль милекне арендалаудан кергән акча 218 млн сум тәшкил итә. Еллык бюджет йөкләмәсе 90,4% үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акча 277 млн сум тәшкил итә, керемнәрнең әлеге статьясы буенча план 127% тәшкил итә.

Муниципаль унитар предприятиеләр табышының бер өлешеннән кергән керем бюджетка 29 млн.сум, муниципаль акцияләр пакетыннан дивидендлар 14 млн. сум китерде. Еллык план 72% һәм 140% үтәлгән.

Мөлкәтне кулланудан башка керемнәр 716 млн. сум тәшкил итә, еллык план 86% ка үтәлгән.

Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 75% план белән 88% үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International