2023 елның 31 октябренә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 71 953 гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 109, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 388 гариза бирүче.
Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, кадастр исәбенә барлыгы 50 295 җир кишәрлеге куелган. Казанда 7 411 җир участогы кадастр исәбенә куелган, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 404 җир участогы.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 46 755 җир кишәрлеге бирелгән.