ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасының җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
«Яшел Үзән» махсус икътисади зонасын булдыру инициаторы булып «Татнефть» ААҖ тора. Очрашуда Әлмәт, Азнакай, Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләренең категориясен сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә үзгәртү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге объектны ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан җир кишәрлекләре категориясен күчерү турында Карар кабул итү өчен территориаль планлаштыру документларында күрсәтергә карар ителде.