Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә җир алуда ташлама турында законга кул куйды

2023 елның 17 ноябре, җомга

16 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов бер яки ике ата-анасы хәрби булган күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү өчен республикада яшәү вакыты турындагы таләпне кире кагучы законга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта төбәктәге күп балалы гаиләләргә республикада ким дигәндә соңгы биш елда яшәү шарты белән җир кишәрлекләре ташламалы нигездә бирелә.

2023 елның 17 апрелендә Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты «Җир кишәрлекләрен ташламалы бирү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе законнарын камилләштерү» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

«Ташламалы категория арасында социаль киеренкелеккә юл куймау һәм җир кишәрлекләрен сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыруның тигез шартларын булдыру максатларында Комитет төбәкләргә, әгәр ата-ана (уллыкка алучы) статусына ия булса, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарның үз территорияләрендә яшәү кирәклеге турындагы таләпне бетерү турындагы закон актларында нигезләмә урнаштырырга тәкъдим итте», - дип сөйләде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International