ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Россия Конституциясен белүләрен тикшерделәр

2023 елның 17 ноябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре РФ Конституциясен белүләрен тикшерделәр. Илнең төп норматив документының 30 еллыгына багышланган Бөтенроссия викторинасы 1 октябрьдә старт алды һәм 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Онлайн-конкурста катнашучыларга конституция нигезләре турындагы сорауларга җавап бирергә туры килде. Тестны узганнан соң катнашучылар электрон сертификатлар алдылар.

РФ Конституциясе турында белемнәрегезне сайтта тикшереп була https://constitution.er.ru/. Җиңүчеләр исемлеге сайтта 30 ноябрьдә урнаштырылачак. 

Исегезгә төшерәбез, быел 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International