ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә алты дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Барлык аттестацияләнүчеләргә аларның вазифа бурычларына кагылышлы сораулар бирелде, бәяләмәләр һәм шәхси эшләр өйрәнелде. Комиссия хезмәткәрләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте, барлык имтихан алучылар норматив документларны һәм вазифа регламентларын белүләрен күрсәттеләр.
Аттестация комиссиясенең бертавыштан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләр биләгән вазифаларына туры килә һәм Министрлыкның кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителә.