Фәнил Әһлиуллин Пространство белешмәләре фонды коллетивына яңа директорны тәкъдим итте

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Пространство белешмәләре фонды коллективына яңа директор Дмитрий Лунеговны тәкъдим итте. Аны билгеләү турында боерык агымдагы елның 24 ноябрендә имзаланган.

Министр Дмитрий Лунеговның хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары турында сөйләде һәм аңа куелган максатларга ирешүләрен һәм эшендә уңышлар теләде.

БИОГРАФИЯ

1993 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск бистәсендә туган 

Белеме:

2013 елда Лаеш техник-икътисади техникумын тәмамлаган.

2017 елда "Юриспруденция” белгечлеге буенча “Россия дәүләт гадел хөкем университетын тәмамлаган.

2018 елда "Кадастр хисабы һәм хокукларны дәүләт теркәве актуаль сораулары” программасы буенча укулар узган.

Хезмәт эшчәнлеге

2013 – 2014 – РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт.

2014 елда Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсенә дәүләт граждан хезмәтенә документларны кабул итү-тапшыру бүлегенә 1 разрядлы белгеч вазифасына алынган.

2015 ел – гаммәви-хокукый берәмлекләр хокукларын теркәү бүлегенә күчерелгән;

2015 ел – Көньяк бүлекнең 1 разрядлы белгече.

2018 ел – Көньяк бүлек җитәкчесе урынбасары.

2019 ел – Алексеевск һәм Чистай районнары буенча Муниципальара бүлеге җитәкчесе.

2020 ел – Чистай бүлеге җитәкчесе.

2023 елның ноябреннән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры.

Өйләнгән, улы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International