2023 елда Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта ТР Рәис администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр Ассоциациясе, «Связьинвестнефтехим» АҖ һәм «Ак Барс «холдинг компаниясе»АҖ вәкилләре катнашты.

Комиссия эше кысаларында 2023 елда Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Акционерларның еллык гомуми җыелышында агымдагы елда акционерлык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарына дәүләт мәнфәгатьләреннән 128 вәкил һәм 11 бәйсез директор сайланды. Министрлык Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре белән берлектә 36 еллык һәм 20 чираттан тыш гомуми акционерлар җыелышында катнашты.

2024-2025 елларга Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре составы формалаштырылган. Барлыгы 71 акционерлык җәмгыятенә Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең 123 кандидатурасы расланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International