Төбәкнең монополиягә каршы хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Уку-методик үзәгендә узган ачык фикер алышулар кысаларында тәкъдим ителде. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Ачык фикер алышулар Президиумын ведомство җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, аның урынбасарлары һәм чакырылган кунаклар-Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлыгы» АҖ генераль директоры урынбасары Антон Крыжановский җитәкләде.
Чараны ачып, Айрат Шәфигуллин агымдагы елда ведомство эшенең социаль мөһим мәсьәләләргә игътибарны юнәлтүе турында сөйләде.
Фикер алышуның төп темалары булып Табигый монополияләр субъектлары тарафыннан закон таләпләрен үтәү, контракт системасы турында законнар, шулай ук реклама базарын күзәтү мәсьәләләре тора.