2023 елның 30 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 2 860,12 млн сум тәшкил итте. Республика бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 255% ка үтәлгән.
Татарстан Республикасы бюджетына:
милекне арендалаудан - 239,47 млн сум (план 103,5% ка үтәлгән);
җирне арендалаудан - 1 875,19 сум (план 1085,7% ка үтәлгән);
сервитуттан - 34,19 млн сум (план 133 % ка үтәлгән);
мөлкәтне сатудан – 67,64 млн сум (план 123% ка үтәлгән);
җир кишәрлекләрен сатудан - 13,31 млн сум;
ышаныч идарәсеннән - 46,36 млн сум (план 105% ка үтәлгән);
дивидендлар - 565,22 млн сум (план 100% ка үтәлгән);
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше - 18,64 млн сум (план 100 % ка үтәлгән);
фатирлар сатудан – 12,84 млн сум;
башка керемнәрдән - 0,1 млн сум.