Бүген «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТРда Суд департаменты идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсе командалары белән очрашты.
Безнең волейболчылар нык һәм тигез көрәштә лаеклы көндәшләренә оттылар. Командага матур уен өчен рәхмәт!