"Безнең бурыч-аңлату": Казанда җир мәсьәләләре буенча кайнар линия үтте

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрелде.

Чараны ТР Иҗтимагый палатасының коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркеме оештырды. Чара ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашында узды.

"Бүген инде проблемалар җир өлкәсе белән генә түгел, ә мирас бүлешү һәм гаиләдәге конфликтлар белән бәйле булган кешеләрдән шалтыратулар килде. Шулай ук аларга консультацияләр бирәбез һәм нотариаль палатага җибәрәбез», — диде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов.

Кайнар линияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, беренче чиратта кешеләрне нәкъ менә хокукый характердагы яки участокларны рәсмиләштерү мәсьәләләре борчый. Хокук идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең 90% тан артыгы кирәкле белгечләр эше хисабына хәл ителә.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре кайнар линия телефоны буенча 10.00 дән 12.00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International