ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору сораулары каралды

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

       ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы мәрәҗәгате белән бәйле рәвештә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 17.09.2013 Башлангыч һөнәр белеме бирүче «Сәүдә-кулинария  лицее» дәүләт автоном белем учреждениесен  и махсус белеме бирүче «Яр Чаллы педагогия көллияте» дәүләт автоном белем учреждениеләрен үзгәртеп коруда кызыксынган яклар катнашында киңәшмә үтте.

       Башлангыч һөнәр белеме бирүче «Сәүдә-кулинария  лицее» дәүләт автоном белем учреждениесен  таркату юлы белән Казан милли технологик тикшеренүләр университетының подразделениесенә әйләндерү тәкъдим ителә.

       Махсус белеме бирүче «Яр Чаллы педагогия көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесен  таркату юлы белән Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына кушу тәкъдим ителә.

      ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан лицһәм көллият милкен тәкъдим ителгән югары укыту йортларына тапшыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International