ТР киңлек мәгълүматлары фонды директоры Дмитрий Лунегов район башкарма комитетлары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов катнашты.
Катнашучылар генераль планнар эшләү буенча агымдагы моментлар турында фикер алыштылар. ТР ФПД белгечләре эшендә 15 генплан проекты бар, тагын 39 эш тәмамланган диярлек, районнарда килештерү һәм раслау процедуралары үткәрелә. Биектау, Кукмара һәм Лаеш районнарына генпланнарны вакытында эшләү өчен 12 декабрьгә кадәр алдан билгеләнгән авыл җирлекләре буенча башлангыч мәгълүматлар анкеталарын актуальләштерергә кирәк. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү график буенча алып барыла.
Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү аша торак пунктларның чикләрен билгеләүгә килгәндә, бүгенге көндә ЕГРНга 27 район составына керүче торак пунктларның 977 чиге турында мәгълүмат кертелгән. Чиратта Балтач, Кама Тамагы һәм Кукмара районнарының тагын 40 чиге-алар буенча материаллар «Роскадастр»ППК филиалына җибәрелгән. ТР ФПДда Тәтеш һәм Мамадыш районнары чикләре проектлары эшләнү стадиясендә кала.
- 2019 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисенең йөкләмәсе буенча район башлыкларына территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларының техник биремнәрен эшләүдә пространство мәгълүматлары фондының катнашуын тәэмин итәргә тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта хәл түбәндәгечә: ел башыннан Фондка 43 техник бирем, 25 октябрьдән 3 техник бирем тикшерелде. Районнардан бу йөкләмәгә җаваплырак карауларын сорыйм, чөнки ел йомгаклары буенча ТР Раис аппаратына алынган техник биремнәр саны буенча отчет җибәреләчәк, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Лунегов.