МУПны бетерү һәм үзгәртеп кору буенча чараларның үтәлеше каралды

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров 2025 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга Татарстан Республикасы чаралары планын үтәү мәсьәләсе буенча муниципаль районнар белән киңәшмә үткәрде. Республикада 1 декабрьгә барлыгы 105 МУП теркәлгән.

Киңәшмәдә районнарның МУПны бетерү һәм үзгәртеп кору чараларын үтәве турында фикер алыштылар. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм карала торган МУП җитәкчеләре әлеге эшчәнлек буенча аңлатмалар бирделәр. Моннан тыш, банкротлык процедурасындагы МУП каралган.

Министрлык унитар предприятиеләрне үзгәртеп кору һәм бетерү процедураларына карата идарә карарларын вакытында кабул итү һәм МУПны бетерү (үзгәртеп кору) план-графиклары белән билгеләнгән контроль срокларны төгәл үтәү кирәклегенә аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International