Казан технопаркының икенче мәйданы Яр Чаллы шәһәре территориясендәге югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» җылылык челтәрләрен махсус оешмаларга тапшыру сораулары буенча киңәшмә

2013 елның 20 сентябре, җомга

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан технопаркының икенче мәйданы Яр Чаллы шәһәре территориясендәге югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» җылылык челтәрләрен махсус оешмаларга тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Күрсәтелгән җылылык челтәрләре Яр Чаллы шәһәренең муниципаль милкендә тора һәм бүгенге көнгә кадәр махсус оешмаларга тапшырылмаган.

       Чаллы шәһәрендә җылылык челтәрләре хезмәтен күрсәтү белән махсуслашкан “Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ААҖ оешмасы шөгыльләнә. Шул сәбәпле, киңәшмә барышында кызыксынучы яклар вәкилләре катнашында җылылык челтәрен әлеге оешмага тапшыру буенча мөмкин вариантлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International