Республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде.

Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Федераль законнарга территориаль зоналарның торак пунктлары чикләренең җир кишәрлекләре чикләре белән киселешен бетерүгә, шулай ук торак пунктлар һәм территориаль зоналарның чикләрен билгеләүгә һәм алар турында мәгълүматны күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салуга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, Россия Федерациясе Җир кодексының Торак пунктлар җирләре төшенчәсен һәм торак пунктлар чикләре төшенчәсен билгеләүче 83 статьясына үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, үзгәрешләр табигый дәвалау ресурсларына ия һәм дәвалау-сәламәтләндерү җирләре һәм курортлар чикләрендә урнашкан җирләрне куллану һәм саклау мәсьәләләрен көйләүгә юнәлдерелгән.

«Разработанным законопроектом предлагается отразить изменения федерального законодательства в Земельном кодексе Республики Татарстан», – пояснил председатель Комитета по экологии, природопользованию, агропромышленной и продовольственной политике  Азат Хамаев, представляя законопроект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International