Фәнил Әһлиуллин бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында чыгыш ясады

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү» дәүләт программасының 2022 һәм 2023 елларга төп нәтиҗәләре турында мәгълүматны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.

Каралган чорда мөһим эш комплексы Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү белән бәйле. Эшләр Россия Федерациясенең җиде күрше субъекты буенча тәмамланган. Киров өлкәсе белән чик буенча җир төзелеше эше Росреестрга дәүләт экспертизасына җибәрелгән.

Республиканың социаль-икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия булган күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр бәяләве буенча эш башкарылды. Дәүләт кадастр бәяләү үзәге 2022 елда 1 млн 735 мең җир участогын, агымдагы елда 2 млн 817 мең капиталь төзелеш объектын кадастр бәяләде. Әлеге бәяләмәләр нәтиҗәләре расланган һәм 2024 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Шулай ук 78 кадастр кварталына карата комплекслы кадастр эшләре үткәрелгән, аларның гомуми суммасы 22,3 млн, шуларның 60% федераль бюджет акчалары.
Торак пунктлар чикләре турында мәгълүматлар ЕГРНга 85% кертелгән, шуларның 50% 2022 һәм 2023 еллар дәвамында. Территориаль зоналар турында мәгълүматлар ЕГРНга 53% кертелгән, шуларның 36% ике ел дәвамында.
Дәүләт программасының бәяләү күрсәткечләре үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International