ТР бәяләүчеләр союзы – банклар белән үзара хезмәттәшлек итү перспективалары

2013 елның 20 сентябре, җомга

       “Татарстан республикасының бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы һәм партнер-оешмалар, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге белгечләре белән берлектә 2013 елның 17 сентябре көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә 15 нче Халыкара Көзге төзелеш форумы кысаларында үткән “Кредитлау вакытында залог өчен мөлкәтне бәяләү” семинарында катнаштылар. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган семинар катнашучылары алдында Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин һәм Партнерлык идарәсе әгъзасы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгыш ясадылар.

       Семинарның программа өлешендә РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университетының “шәхси милек белән идарә итү һәм бәяләү” кафедрасы доценты, “Евроэксперт” ЯАҖ консалтинг компаниясе директоры Екатерина Синогейкина һәм ВТБ-24 (Мәскәү) хәвеф-хәтәр очракларын анализлау Департамынты баш эксперты Павел Русаков чыгыш ясадылар. Алар залог максатыннан милекне бәяләү, проблемалы активлар, банкларның бәяләү оешмалары белән хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре кебек актуаль сорауларны яктырттылар.

       “Түгәрәк өстәл” дә региональ һәм федераль банклар вәкилләр катнашында гомуми юнәлешләрнең үсеш юллары билгеләнелде. Өлешчә конкурентлык өстенлекләре, зур заказлар бирүчеләрнең ихтыяҗы мониторингы, хокукый актлар эшләү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International