Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Свердловск өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү министры Алексей Пьянков җитәкләгән делегация катнашында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу эшлекле очрашу узды. Делегация составында министрның урынбасарлары, “Өлкәнең күчемсез милекне теркәү һәм техник инвентаризацияләү дәүләт үзәге”, “Свердловск өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү белән җитәкчелек итү дирекциясе” оешмалары директорлары булды.
Свердловск өлкәсеннән коллегалары белән очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче хезмәткәрләре катнашты. Алар кунакларны министрлык эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Кереш сүзендә министр Азат Хамаев Свердловск өлкәсе министрының тәҗрибә уртаклашуга белдергән инициативасын уңай мәгънәгә ия булуын билгеләде һәм Татарстан Җир һәм мөлкәт министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтте.
Эшлекле киңәшмәдә мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсенә кагылышлы сораулар кузгатылды. Белгечләр үзара җир ресурсларын куллану нәтиҗәсен күтәрү, дәүләт катнашында оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге сораулары буенча фикер алыштылар.