Фәнил Әһлиуллин "Теләкләр чыршысы " акциясендә катнашты

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Министр ТР Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган чыршыдан Казаннан 10 яшьлек Мәрьямнең Кыш Бабайга язган юлламасын алды. Мәрьямнең Яңа елга иң яраткан теләге киностудиягә бару була.

Мәрьям бик иҗади һәм кызыксынучан кыз, җырлау, йөзү, рәсем ясау белән мавыга, мөстәкыйль рәвештә укулеледа уйнарга өйрәнгән. Кызның Яңа елга иң зур теләге -  киностудиягә килү. Хыялын тормышка ашыру өчен Мәрьямне «ШАЯН ТВ» балалар каналы студиясенә чакырдылар. Биредә яшь хыялый кыз телевидениенең гаҗәеп дөньясы белән танышты, программалар әзерләү процессын һәм фильмнарны яңгыратуны күзәтте. Моннан тыш, яшь кунак өчен «Болгар радиосы» студиясенә барып, радиостанция эшчәнлеге белән танышырга да мөмкинлеге булды.

Мәрьямне каналның алып баручысы Эльдар Гыйниятов каршы алды. Эльдар телевидениедә инде 5 ел эшли һәм үзен киноактер ролендә дә сынап карарга өлгерде. Шуңа күрә ул кунаклар өчен экскурсия генә үткәреп калмады, ә мастер-класс күрсәтте. 

Фәнил Әглиуллин һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Мәрьямне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйлар! Аңа сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар һәм теләкләрне үтәүне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International