“220-285 км участогында Миннебаево-Казан газүткәргечен үзгәртеп кору” проектын тормышка ашыру сораулары каралды

2013 елның 21 сентябре, шимбә

       2013 елның 19 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “220-285 км участогында Миннебаево-Казан газүткәргечен үзгәртеп кору” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә әлеге проектны тормышка ашыру вакытында кулланылачак җир кишәрлекләренең аренда суммасын билгеләү сораулары каралды.

       Әлеге мәсьәләне чишүдә Лаеш һәм Питрәч районы территориясендәге җир кишәрлекләре хуҗалары һәм проектка заказ бирүче – “Газпром инвест ЮГ” вәкиле катнашты.

       Киңәшмә барышында проект төзелеше вакытына җир кишәрлекләре хуҗалары белән заказ бирүчегә уңайлы шартларда аренда килешмәсе төзү турында килешенүгә ирешелде.

       Мисал өчен, Биектау муниципаль районында аренда килешмәсе төзегәндә җир кишәрлеге хуҗасы “Агротакт” ЯАҖ җир кишәрлегеннән файдалану хокукына базар  бәясеннән 22 тапкырга артык күләмдә аренда бәясе түләүне таләп итте. Бу җир хуҗасы белән аренда бәясен төшерү турында төрле дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарында очрашып сөйләшү дә тиешле нәтиҗәләр бирмәде.

       Бүгенге көндә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә дәүләт кирәге өчен бу процедураларның кыенлыгына һәм сузылачак вакытка карамастан бу җир кишәрлеген алу эше башлап җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International